Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 март 2020, 12:20

Яңа китапханәләр үз сәгатен көтә

Бу конкурста кемнәр катнаша?

Бу конкурста кемнәр катнаша?
2021 елда булдырыласы муниципаль модельле китапханәләргә сайлап алу конкурсы 23 мартта игълан ителә. Гаризалар 9 апрельгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итәләр Башкортстан мәдәният министрлыгында.
Конкурслы сайлап алу РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында алып барыла.
Модельле китапханәләрне булдыру максаты — китапханәләр фондын тулыландыру, аларның интернетка чыгу мөмкинлекләрен арттыру, шулай ук заманча китапханәләр киңлеген булдыру.
2019 елда конкурслы сайлап алуда катнашу нәтиҗәсендә, Благовар, Дүртөйле, Туймазы районнарында 3 модельле китапханә булдырылачак. Бу максатта республика федераль бюджеттан 20 млн.сум акча алачак.
Ә тоташ ил буенча, узган елда бу конкурста 78 төбәктән килгән 500 гариза каралган. 52 төбәктән 110 китапханә җиңүче дип табылган. Башкортстан да шул исәптә.
Читайте нас: