Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 март 2020, 11:00

Әтиләр, мәктәпкә рәхим итегез!

Анда кемнәрне кабул итәрләр?

Анда кемнәрне кабул итәрләр?
Бала карау җиңелме? Һәрхәлдә күп ир-егетләр бала белән өйдә утырган әни кешеләрне эшсезләр санына кертә. “Рәхәт аңа, көне буе бала белән уйный, теләсә, ашый, теләсә, ятып йоклый”, - дип ялгыш фикер йөртүче көчле затлар бар. Ә менә Чиләбе ир-егетләре мондый уйлардан кайтыр, мөгаен.
Русиядә булачак әниләрне әзерләүче мәктәпләр бар, булачак әтиләрне әзерләүгә никтер тиешле игътибар бирелми. Шуны уйлап, Чиләбе шәһәренең медицина профилактикасы буенча штаттан тыш Баш белгече, табиб – дерматовенеролог Дмитрий Прокопьев “Әтилек мәктәбе” проектын башлап җибәргән.
Табиб ир-егетләр өчен бала тугач хәстәрлек күрергә өйрәтүче аерым сабаклар оештырган. Биредә әтиләр баланы биләүләп куярга, юындырырга һ.б. бала карау серләренә төшенерләр.
Сабыйга ниләр ашатырга ярый шул хакта да аңлатырлар.
Аны кайчан йоклатырга, уйнатырга һ.б. серләргә төшенерләр.
Бу РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек”милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Читайте нас: