Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 март 2020, 11:50

Коронавирустан дәва булырмы?

Көзгә кадәр көтәргәме?

Көзгә кадәр көтәргәме?
Санкт-Петербург вакциналар һәм сүлләр фәнни-тикшеренү институты белгечләре агымдагы елның өченче кварталында коронавируска каршы вакцина уйлап табарга ниятли. Бу максатка ирешкән очракта аны дүртенче кварталда тычканнарда сыный башламакчылар. Хәбәрне институт белгечләре фикеренә таянып, РИА Новости җиткерде.
Бу РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек”милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Кытайның иң күп – 12 миллион кеше яшәгән Ухань шәһәрендә килеп чыккан бу авыру халыкара масштабтагы гадәттән тыш хәлгә әверелде.
Чир Кытайдан тыш Италиядә һәм Көньяк Кореяда киң таралды. Җәмгысе, 66 илдә бу авыру табылды. Шул исәптә Русиядә дә.
Кытайда бу авыруга дучар ителгәннәр саны рекордлы -80 000. 44,4 мең кеше савыккан, 2,9 меңе җан тәслим кылган.
Читайте нас: