Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 март 2020, 07:45

Уфада Әй - 8 Март урамнары янында эре спорт объектлары төзергә планлаштыралар

Уфада 8 Март, Әй, Революцион, Минһаҗев урамнары белән чикләнгән кварталны планлаштыру проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарыла.

Уфада 8 Март, Әй, Революцион, Минһаҗев урамнары белән чикләнгән кварталны планлаштыру проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарыла.
Проект берничә шәхси йортны, гомуми мәйданы 600 кв. м булган 14 таш бинаны, тимер гаражларны һәм искергән инфраструктура объектларын сүтүне күздә тота. Бушаган урында студентлар шәһәрчеге өчен спорт үзәге, шулай ук Уфа дәүләт авиация техник университеты тулай торагы өчен, спорт корпусы төзү планлаштырыла. Кварталда урнашкан 44 санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучылар өчен яңа форматлы спорт мәйданчыклары булдырылачак. Микрорайонда яшәүчеләр өчен скверны төзекләндерү, 88 автомобильгә исәпләнгән ике җир асты гаражы һәм 36 машина урынына исәпләнгән автомобиль тукталышы төзү карала.
Проект нигезендә, кварталны реконструкцияләүнең беренче чиратта 44 нче мәктәп мәйданын киңәйтү һәм аның спорт корпусларын яңарту күздә тотыла, ә проектлаштырылган башка спорт үзәкләре икенче чиратта төзеләчәк.
Бу чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: