2019 елда Нөгеш сусаклагычының туристлар тукталышлары янында коры калдыклар өчен 20 челтәрсыман контейнер урнаштырылган. Һәрберсе өч кубометр икенчел чималга исәпләнгән. Пластик, пыяла, алюминий, туризм мизгеле азагына кадәр, «Эко-Сити» чүп-чарны сортларга аеру комплексына озатылган һәм артабан эшкәртүгә җибәрелгән. Эшкәртү өчен яраксыз азык һәм башка чүп-чар калдыклары гадәти металл контейнерларга җыелган.
-Беренче тәҗрибәне уңай, дип саныйбыз. Киләчәктә дә «Эко-Сити" белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятлибез. Чүп-чарны сортларга аеру комплексының парктан ерак түгел урнашуы, безгә бик уңайлы булды. Компания безгә бушлай контейнерлар бирде һәм икенчел чимал чыгаруны оештырды. Шуның аркасында без калдыкларны чыгарган өчен түләүдә 20-25 процент акчаны янга калдырдык, - дип билгеләп үтте “Башкортстан” милли паркы директоры Владимир Кузнецов.
Хәзер милли паркта калдыклар белән эш итү буенча белешмәләр, буклетлар һәм табличкалар әзерлиләр. Чүп-чарны аерым җыюга барлык турбазалар да җәлеп ителәчәк.
Бу чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.