Башкортстанның Туймазы районы 2020 ел азагына кадәр калдыкларны аерым җыюга күчәргә ниятли. Район авылларында калдыкларны аерым җыю буенча евроконтейнерлар һәм контейнерлар урнаштыру эшләре бара да инде. Февральнең беренче декадасында гына да каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы районның алты авыл биләмәсендә 168 пластик евроконтейнер урнаштырган.
БР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «чүп» реформасы башланганнан бирле, Туймазы районында 540 яңа евроконтейнер урнаштырылган, ә 2020 ел азагына кадәр тагын 250 контейнер кую планлаштырыла.
Моннан тыш, районда калдыкларны аерым җыю өчен 200 дән артык контейнер эшләп килә. 2020 ел дәвамында авыл торак пунктларында полиэтелин калдыклар һәм алюминий банкалар өчен тагын 100 контейнер урнаштырылачак. Калдыклар атнага ике тапкыр чыгарыла.
- Без һәр кеше чүп - чарны аера алсын өчен, һәр мәйданчыкны шундый контейнерлар белән җиһазландырырга планлаштырабыз. Пыяла һәм катыргы җыю өчен контейнерлар зонаның һәр микрорайонында һәм район үзәкләрендә барлыкка киләчәк. Бу күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк, ди төбәк операторы вәкиле Илнур Шакиров.
Туймазыда башкарылган эшләр ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Торак һәм уңайлы мохит» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.