Русиядә 2 миллионга якын өлкән яшьтәге кеше Альцгеймер
Альцгеймер белән авыручыларның рәсми һәм чынбарлыктагы саны йөзләрчә тапкырга аерыла, ди экспертлар. Алар әйтүенчә, бүген әлеге авыру белән 1,8 миллион чамасы кеше чирли, шул ук вакытта рәсми диагноз нибары 8,5 мең генә кешегә куелган.
Рәсми һәм чынбарлыктагы саннар арасында зур аерма булуның сәбәбе шунда: бу чирне диагностикалау тиешле дәрәҗәдә куелмаган. Моннан тыш, безнең җәмгыятьтә хәтере булмаган өлкән яшьтәге кешеләргә “лояль” караш яшәп килә: янәсе, олы яшьтәгеләр өчен хәтерсезлек – гадәти күренеш инде. Хәтта кайсыбер медицина хезмәткәрләре дә шулай уйлый әле...
Альцгеймер авыруы турында язуыбызны сорап редакциягә берничә хат килде. Хат авторларының сорауларына җавап табарга тырышып, бүген без “Сихәт”кә әңгәмәгә медицина фәннәре кандидаты, БДМУның неврология кафедрасы доценты, Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең неврология бүлеге табиб-неврологы Роберт Альбер улы Ибәтуллинны чакырдык.
-Роберт Альберович, Альцгеймер – ул нинди авыру һәм аның белән кемнәр ешрак чирли?
-Ул – деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив чир. Әлеге авыру аркасында адәм баласының акылы саега, интеллекты кими, ахыр чиктә, ул шәхес булудан туктый.
Чир тәүге тапкыр 1906 елда немец психиатры Алоис Альцгеймер тарафыннан тасвирланган. Кагыйдә буларак, Альцгеймер белән 65 яшьтән узган кешеләр авырый башлый. Кайчак чирнең иртә чагылышы да очрый, ләкин ул сирәк күренеш. Бүгенге көндә баш миендәге үзгәрешләрне магнит резонанслы томография күрсәтә. Бу чирдән интегүчеләрнең баш мие, начар шартларда сакланганлыктан, карала башлаган әчтерхан чикләвеген хәтерләтә.
-Альцгеймер чире адәм баласында бик акрынлап кына, сиздерми генә башланып китә. Һәм ул, нигездә, йогышлы чирләр, авыр операцияләр, йөрәк-кан тамырлары системасындагы тайпылышлар яки психик җәрәхәтләр кичергән кешеләрне “якын итә”. “Олыгайгач, кешегә бала акылы керә башлый”,- диләр бит. Өлкәннәрнең күбесе, әнә шул балалар кебек, беркатлы, бик тиз ышанучан булалар.
-Бу чирнең килеп чыгу сәбәпләре билгелеме?
-Хәвеф факторлары арасында беренчелекне нәселдәнлек (15 процент) алып тора. 5-10 процент очракта Альцгеймер авыруы гаилә характерын ала, чөнки мондый гаиләләрдә хәвеф факторы, “сәламәт гаилә”ләр белән чагыштырганда, 3-4 тапкырга артык.
Башка хәвеф факторларына килгәндә, шулай ук гомер озынлыгы, әйләнә-тирәдәге мохит, яшәү рәвеше сизелерлек роль уйный. Шулай ук хроник авыруларны да читкә куярга ярамас. Мәсәлән, канда холестерин дәрәҗәсе югары булу, шикәр диабеты, югары кан басымы һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары бу катлаулы чир башлануга этәргеч булырга мөмкин.
Шулай ук даими депрессияләр, психикага бәрүче озакка сузылган хәлләр (мәсәлән, эштә яки гаиләдә даими рәвештә дошманлык халәтендә йөрү), калкансыман биз авыруы һ.б. бу чиргә юл ачарга мөмкин. Ләкин шуны да әйтеп үтү кирәк: Альцгеймер авыруы иң күп очракта халыкның бик түбән белемле, түбән квалификацияле социаль катлавында ешрак очрый.
-Ил буенча статистика мәгълүматларын белдек, безнең Башкортстан буенча саннар китерә аласызмы?
-Башкортстан буенча рәсми мәгълүматларны китерә алмыйм, хәер, башка төбәкләр буенча да мондый саннарны төгәл бирү мөмкин эштер дип уйламыйм. Чөнки чирнең таралуы турындагы рәсми саннар фаразланган саннардан бик тә калыша. Мәсәлән, илдә аның белән чирлеләр саны – 9 мең чамасы, ә деменция белән авыручылар саны 2 миллион чамасы тәшкил итә. Фаразларга караганда, якын киләчәктә илдә яшәүче бар халыкның 1 проценты бу авыруга дучар булырга мөмкин.
-Чир яшькә яки җенескә карыймы? Шулай ук акылга даими киеренкелек бирү тәэсир итәме?
-Альцгеймер, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләрне зарарлый. Шунысы да факт: хатын-кызлар аның белән ир-егетләргә караганда берничә тапкырга ешрак авырый. Әйткәндәй, 65 яшькә кадәрге кешеләр арасында бу чир белән интегүчеләр сирәк, ә 45 яшькә кадәр очрамый да диярлек.
-Альцгеймер авыруының билгеләре турында сөйләп үтегез әле?
- Тәү чиратта, Альцгеймер белән авыручыларда мнестик таркалыш күзәтелә. Боларга – эшкә сәләтлелек кимү, күп нәрсәләргә карата кызыксыну югалу, кәефнең еш үзгәреп торуы, даими борчылу, гел нәрсәнедер уйлап кайгыру, еш шикләнү, реакция кимү һ.б. керә.
Башта кешегә яңа материалны истә калдыру авыр бирелә башлый. Ә чир көчәя барган саен, кеше үзенә мөрәҗәгать иткән сүзләрне авыррак аңлый башлый, ләкин шул ук вакытта әле анда сүзләрне һәм җөмләләрне кабатлау сәләте саклана. Тик инде әкренләп авыру кешедә үзара сөйләшеп аңлашу сәләте кими башлый.
Чир чагыштырмача акрын үсешә һәм башта ул авыруның якыннарына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә сизелеп бармый. Шуңа Альцгеймерны башлангыч чорында ачыклау шактый катлаулы. Чирне мөмкин кадәр иртә стадиядә тотып алып, иртәрәк дәвалый башлау авыруга дучар булучыга мөмкин кадәр озаграк вакыт үзен-үзе тәрбияләрлек мөмкинлекләр ача, әлбәттә.
Бүгенге көндә Альцгеймерны тулысынча дәвалау мөмкин түгел, ләкин бу һич тә авыруның көчәюен көтеп кул кушырып утырырга кирәк дигәнне аңлатмый. Чирне дәвалауга килгәндә, организмда сакланып калган нерв күзәнәкләренә көч бирүче препаратлар ярдәмгә киләчәк.
-Тулысынча дәвалау мөмкин түгел икән, бу чирдән саклану яки аны искәртү мөмкинлеге бармы?
-Альцгеймердан иң яхшы саклану чарасы булып, башка күп чирләр вакытындагы кебек үк, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес һәм файдалы туклану, спорт белән актив шөгыльләнү, тиешенчә йоклау һәм стрессларга бирешмәү һ.б. тора. Безнең туклануда, һичшиксез, балык ризыклары урын алырга тиеш. Чөнки анда Омега-3 май кислоталары күп. Алар нерв күзәнәкләренең үлүен кисәтүче матдәләр. Рационда А, Е, С витаминнарына бай ризыклар өстенлек алырга тиеш. Француз галимнәре фикеренчә, әлеге чирдән саклану өчен көн саен бер бокал коры кызыл шәраб эчәргә мөмкин. Соңгы чорда гинкгобилоба агачыннан ясалган препаратларга зур өметләр баглана.
Авыруның көчәюен тоткарлау сәләтенә ия ысулларны гына түгел, ә бәлки аннан тулысынча котылырга ярдәм итүче чараларны эшләү буенча да фәнни эзләнүләр дәвам итә. Ләкин, килешерсез, галимнәрнең шәп дару уйлап табуын көтеп яшәгәнче, әлеге куркыныч чиргә каршы тору чарасын һәркем бүгеннән үк күрә башлый ала бит. Иң беренче чиратта, бу – акылны эшкә җигү. Эшләмичә ятучы баш мие – эшләми торучы мускулга тиң. Мускуллар эшләмәсә, алар шиңә, зәгыйфьләнә башлый, икенче төрле итеп әйткәндә, эшкә яраксызга әверелә. Шуңа күрә дә “кечкенә соры күзәнәкләр”нең гимнастикасы да, нейроннарның бер-берсе белән бәйләнешен активлаштыру өстенә, организмда яңа күзәнәкләр тууга булышлык итә икән. Ә бу гимнастика – гап-гади, ул көн саен баш миен эшләтеп торудан гыйбарәт. Гимнастикага – китап укуны (чүп-чар әдәбият түгел инде), тарихны (җитди китаплар буенча) һәм чит телләрне өйрәнүне, даими рәвештә төрле күргәзмәләргә, музей һәм театрларга, концертларга, мәдәният белән бәйле экскурсияләргә йөрүне, компьютерны өйрәнүне, шахмат һәм шашка уйнау һәм кроссвордлар чишүне кертергә мөмкин.
“Альцгеймер авыруы” диагнозы куелган вакытта белгечләр ит, шулай ук сөт продуктларын һәм баллы ризыкларны куллануны киметергә чакыра. Диетада җиләк-җимеш, яшелчәләр күбрәк булырга тиеш, ди алар.
-Альцгеймер – куркыныч авыру. Аның белән авырганнар үзләре генә түгел, ә аларны тәрбияләүче якыннары да интегә. Аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
-Якын һәм яраткан кешесенең әкренләп шәхес булудан туктавын, деградацияләнүен күрергә мәҗбүр булучылар өчен бик җитди сынау бу. Әлбәттә, мондый очракта чирле кешене тәрбияләүче кешенең үзенә психолог ярдәме кирәк. Авыруны тәрбияләгән кешеләр шуны онытмасыннар иде: Альцгеймер белән авырган кешеләр таныш булган, гадәти мохиттә үзләрен яхшырак хис итәләр.
Авыру кеше өчен көндәлек чараларны башкару да, мәсәлән, киендерү, кием алыштыру, юыну да тора-бара авыр мәшәкатькә әверелүе мөмкин. Чөнки деменция белән авыручылар еш кына ашарга да онытып җибәрәләр, алар тора-бара кашык яки чәнечке белән куллану сәләтен югалта, ашарга пешерә алмый башлый.
Чирнең соңгы стадияләрендә авыру кешене кулыннан тотып ашатырга туры килүе бар. Тора-бара авыруның чәйнәү һәм йоту сәләте югалуы да бар. Шулай ук хәрәкәтләнү координациясе бозылу, аң ялгышу авыруның травмалар алуына китерергә мөмкин. Моннан тыш, авыру өйдән чыгып китеп, адашырга мөмкин. Шуңа күрә авыруны тәрбияләүчегә йортта хәвефсез шартлар тудырырга тырышырга кирәк.
Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча киң эшләр җәелдерелгән. Шуңа ярашлы, республикада халыкның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бүленә, шул исәптән, Альцгеймер авыруын искәртү буенча да киңкырлы эш алып барыла.
Барлык “Өмет” гәзите укучыларына ныклы саулык, җан тынычлыгы телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Әйткәндәй, 2014 елда экраннарда “Һаман әле Элис” дигән картина дөнья күрә. Анда төп геройны уйнаучы актриса Джулианна Мур Оскар призына лаек була. Фильмда актриса Альцгеймер белән авыручы Гарвард университетының психология һәм лингвистика профессорын уйный.