Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 март 2020, 10:00

Дәүләкәндә - шампиньоннар

Елына 4,6 мең тонна үстерергә планлаштыралар.

Республика йортында үткән “Инвестчас”та “Джиэрэр Агро” компаниясенең гөмбә фермасын булдыру турындагы инвестиция проектын хупладылар. Дәүләкән районында голландия технологиясе буенча шампиньоннар үстерәчәкләр. Елына 4,6 мең тонна гөмбә үстерергә планлаштыралар. Проект 600 млн сум тора. Инвесторлар җиһазлар сатып алганнар, җитештерү мәйданында әзерлек эшләре башланган. Бу проектны өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертү инвесторларга салым түләгәндә льготалар, җиһазлар сатып алганда субсидияләр алырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итәләр республика Башлыгы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. Бу чара Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән эшләнгән "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Чыганак: Башинформ.
Фото: kubanmakler.ru
Читайте нас: