Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 март 2020, 10:02

Башкортстан - Берлинда

Башкортстаннан бизнес-делегация Берлин шәһәренә 54 нче халыкара туристик күргәзмәгә юллана.

Башкортстан компанияләре Берлин шәһәрендә дөнья күргәзмәсендә катнашачак.
Башкортстаннан бизнес-делегация Берлин шәһәренә 54 нче халыкара туристик күргәзмәгә юллана: Германиядә 4 марттан 8 мартка кадәр тәҗрибә уртаклашачаклар.
Бу сәфәр Русия Президенты Владимир Путин күсәтмәсе белән булдырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” төбәк проектына ярашлы оештырыла.
Республиканың тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитетында әйтүләренчә, ITB Berlin күргәзмәсендә ел саен 180 илдән 10 меңгә якын экспонент катнаша. Туроператорлар, авиакомпанияләр, бронь системасын эшләүчеләр, кунакханәләр һәм туризм белән бәйле башка оешмалар үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: infoport.live
Читайте нас: