Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 март 2020, 09:55

“Акыллы шәһәр” программасы үтәлмәгән

Проектның паспорты булмый торып, проблемалар хәл ителмәячәк.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның эксперт советы утырышында “Акыллы шәһәр” шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру” республика программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләштеләр.
Депутат Елена Родина 2019 елда программага ярашлы күпфатирлы йортларда гомум йорт исәпләрен дистанцион күрсәтүче 950 җиһаз куелырга планлаштырылган булуы турында сөйләп үтте. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм БР цифрлы үсеш министрлыгы әйтүенчә, бу эшләр эшләнә дә башламаган. “Акыллы шәһәр” шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру” программасы Русия Президенты Владимир Путин күсәтмәсе белән булдырылган ике – “Торак һәм шәһәр мөхите”, “Цифрлы икътисад” милли проектлары нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Төбәк программасында биш– Октябрьский, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләре пилот катнашучы.
Торак-коммуналь хуҗалыгын цифрлаштыру үзенең эченә берничә пунктны ала. Шулар исәбендә гомумйорт исәпләрен күрсәтә торган җиһазлар урнаштыру күрсәтелгән хезмәтләр өчен халыкны алдап түләтүләрдән саклар иде.
Эксперт советының рәисе Ринат Зәйнуллин җыелган проблемаларны хәл итәр өчен бу проектның паспортын булдырырга тәкъдим итте. Моның өчен республика Хөкүмәтенең карары кирәк. Республика Башлыгы тарафыннан расланмаган документны финанслау каралмаган һәм ул федераль субсидияләр дә, грантлар да алалмый.
Чыганак: Башинформ.
Фото: mcgrp.ru
Читайте нас: