Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 март 2020, 15:45

Радий Хәбиров: Сез үз эшегезне үтәмәдегез

Төбәк башлыгы балалар суициды артуына борчыла.

“Взлетай” мәгариф форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балалар арасында үзләренә үзләре кул салучылар саны артуы турында борчылуын белдерде.
Уйланырга урын бар шул: узган ел Башкортстанда балигъ булмаган 30 бала суицид кылган. 2018 елда әлеге сан 28 булган.
“Бу бик нечкә тема, – диде төбәк җитәкчесе. – Әмма миндә шундый сорау туа: өлкәннәр арасында үзенә үзләре кул салучылар санын без 86 кешегә кыскарттык, ләкин балалар арасында суицид кылучылар 2 кешегә арткан. Димәк бу укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф министрлыгы һәм башка җаваплы структуралар үзләренең эшен үтәмәгән дигәнне аңлата”.
Радий Хәбиров бу проблеманы аеруча җитди игътибарга алырга чакырды. “Дәүләт тарафыннан мәҗбүри көч ярдәмендә әлеге мәсьәләне хәл итеп булачагына һич шигем юк”, – диде ул.
Әйтергә кирәк, бу проблеманы хәл итү ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” һәм “Демография” милли проектларының бер юнәлеше булып тора.
Читайте нас: