Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 март 2020, 13:05

Демографик чокырдан чыга алырбызмы?

Ни сәбәпле башланды бу хәл?

Башкортстанның сәламатлек саклау министры Максим Забелин төбәктәге демографик хәл турында хисап тотты.
Аның әйүенчә, узган ел республикада үлүчеләр саны да, балалар туу саны да түбән булган. Халыкның табигый кимүе 7164 кеше тәкил иткән.
“Балалар туу саны кимүнең төп сәбәбе булып “90нче еллардагы демографик чокыр” нәтиҗәсе тора, – диде ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Максим Забелин. – 2019 елның гыйнвар-декабрендә республикада 42031 кеше туган. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 4979 (10,6 %) кешегә азрак. Үлүчеләр саны 1245 (2,5%) кешегә кимегән – бу Русия һәм Идел буе федераль округы күрсәткеченнән түбән. Ә яңа туган балалар саны үлеме, якынча мәгълүматлар буенча, 5,9 промилле тәшкил иткән”.
Министр сәламәтлеккә бәйле үлем сәбәпләренә дә тукталды. Забелин сүзләренчә, узган ел йөрәк-кан тамырлары системасы чирләреннән үлүчеләр саны 10,1 процентка кимегән. Яман шеш авыруларын ачыклау эшләренең активлашуы һәм онкологик хезмәтнең нәтиҗәле эшләве бу чирдән үлүчеләр күрсәткечен 2,4 процентка киметүгә ярдәм иткән. Әйтергә кирәк, болар барысы да ил Президенты Владимир Путин раслаган “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарылган.
Шулай ук тышкы сәбәпләр аркасында үлүчеләр саны да азайган. Ул 12 процентка түбән булган. Үзенә үзләре кул салучылар крүсәткече – 10,3 процентка, юл-транспорт һәлакате аркасында гомерләре өзелүчеләр саны – 10,3 процентка, исерткеч эчемлекләр белән агуланучылар күрсәткече 2,2 тапкырга азайган.
Читайте нас: