Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 март 2020, 13:10

Башкортстан халкын ни борчый?

Экспертлар әлеге сорауга җавап бирде.

Узган атнада республиканың бишенче чакырылыш Иҗтимагый палатасының киңәйтелгән утырышы үтте.
Башкортстан Башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт буенча җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев әйтүенчә, 2019 елда Иҗтимагый палата төбәктә милли проектларның башкарылуына җәмәгатьчелек контролен тәэмин итү буенча ныклы эшләгән. Экспертлар фикеренчә, республика халкын аеруча нык борчыган мәсьәләләр “Демография” һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектларына бәйле.
“Демография” милли проекты кысаларында төбәк дәрәҗәсендәге биш проект гамәлгә ашырыла, – диде Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Болар – “Башкортстанда балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү”, “Хатын-кызларның мәшгуллегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә мәгариф шартлары булдыру”, “Өлкән буын”, “Сәламәт тормыш рәвешенә гражданнарны дәртләндерү, шул исәптән сәламәт туклану һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту системасын булдыру” һәм “Спорт – тормыш нормасы”.
Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен 2019 елда 6,36 миллиард сум акча тотынылган. Аның 5,15 миллиарды – федераль бюджеттан.
Читайте нас: