Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 февраль 2020, 00:04

Мәләвез, Яңавыл, Дүртөйле, Агыйдел һәм Николо-Березовка яңарачак!

Нәрсәләр үзгәрәчәк бу шәһәрләр һәм район үзәгендә?

Шәһәрләр җәмәгать урыннары реконструкцияләре федераль конкурсында грантлар отты.
Грантларның гомум суммасы – 400 миллион сум. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Конкурста барлыгы 286 заявка каралган, республикадан барлыгы 11 гариза бирелгән булган. Әлеге 5 шәһәр – бу конкурста катнашкан төбәкләр арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм җиңде дип билгеләде Радий Хәбиров.
Иң элек Радий Фәрит улы проектларны эшләп чыгарган Башкортстанның шәһәрләр үсеше институты белгече Ольга Сарапулова командасын билгеләп үтте.
Мәләвездә “Каен тракты” проекты тормышка ашырылачак. “Каен тракты” сәүдә һәм һөнәрләр шәһәренең тарихи үзәген җанландырудан гыйбарәт.
Яңавылда “Башкортстанның төньяк капкалары” җәмәгать урыннары системасы проекты (проект вокзал белән Чыршы мәйданын һәм җәяүлегә әйләнәчәк сәүдә урамын берләштерәчәк; тимер юлы өстендә җәяүлеләр өчен махсус кичү юлы төзиячәкләр, ул шәһәрнең ике өлешен тоташтырачак).
“Агыйдел дулкыннары” проекты шәһәр үзәгендә элекке мәктәп һәм балалар бакчасы территориясендә җәмәгать урыны булдырачак. Агыйдел шәһәренең тәҗрибәсе барлык совет микрорайоннарын яңабаштан төзекләндерү буенча модельле булырга мөмкин, ди проект авторлары.
Дүртөйледә “Яңа энергия” тарихи үзәгенең үзгәртеп кору проекты шәһәр үзәген формалаштырачак. Ленин урамының яшел өлеше шәһәрнең тарихи һәм заманча өлешләрен тоташтырачак. Элекке сыра заводы урынындагы “Бөртек” мәйданы яшьләр җыелачак урын булыр дип күзаллана.
Николо-Березовка район үзәге өчен “Өйгә кайтулар” тарихи ансамбле проекты эшләнгән. Ул җәяүлеләр өчен булган юлларны тергезүне, суга уңайлы юллар төзүне, туристик маршрут булдыруны күз уңында тота. Нефтекама һәм посёлок арасында велосипед маршруты булдырылачак.
Кече шәһәрләрне тергезү проектларына грантлар алу буенча Башкортстан барлык төбәкләр арасында җиңүче булып чыкты.
Әлеге чаралар Владимир Путинның 2018 елның май аенда булдырган указның “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Читайте нас: