Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 февраль 2020, 03:33

Балалар сәнгать мәктәпләре яңара

Кыйгы һәм Миякә районында да төзелергә тиеш алар.

Затон бистәсендә март башында Әдһәм Искуҗин исемендәге 9 санлы балалар музыка мәктәбенең яңа бинасы ачылуы Уфа өчен куанычлы һәм мөһим вакыйга булачак. Әле бу мәктәптә 300ләп бала укый һәм 40 педагог эшли.
Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство җитәкчесе Әминә Шафикова быел Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында – 100, Миякә районында 120 урынга тәгаенләнгән балалар сәнгать мәктәпләрен проектлау эшләре башлануын сөйләде. Аның сүзләре буенча, арытаба нәкъ шушы проектлар балалар сәнгать мәктәпләрен төзүдә типовой буларак кулланылачак.
Министр хәбәр итүенчә, Владимир Путин йөкләмәсе буена булдырылган “Мәдәният” милли проекты кысаларында авылларда балалар сәнгать мәктәпләренең 26 филиалын булдыру күз уңында тотыла. Алар клублар тибындагы яңа төзелгән биналар белән бер түбә астында урнашачак. БР Башлыгы указына ярашлы, 2024 елга республикада 10 балалар сәнгать мәктәпләре төзү планлаштырыла.
Читайте нас: