Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 февраль 2020, 02:44

6,3 мең кеше бушлай 170кә якын һөнәр үзләштергән

Тагы 10 мең кешегә махсус курслар оештырырга планлаштыралар.

2019 елда Башкортстанның 6,3 меңгә якын эшсез халкы мәшгульлек үзәкләре юлламалары буенча бушлай һөнәри курслар тәмамлады, дип хәбәр итәләр төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.
71%ка якын эшсезләр хезмәт базарында зур сорауга ия 170 һөнәр үзләштергән. Курслар тәмамлаучыларның яртысыннан күбрәге (яисә 60%) яңа һөнәр буенча эш табу бәхетенә ирешкән.
Мәшгульлек үзәкләре юлламалары буенча 546 декрет ялындагы хатын-кызлар да өстәмә һөнәри белем алган.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, 2019 елда аерым категория гражданнарның квалификациясен арттыру буенча “Демография” белән “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектлары кысаларында эшләр алып барыла башлады.
Министр сүзләре буенча, бу милли проектлар кысаларында 10 меңнән артык кешене яңадан укытырга планлаштырыла.
“Демография” белән “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектлары кысаларында милли проектлары Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылды.
Читайте нас: