Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 февраль 2020, 09:00

Участокмы, компенсацияме?

Башкортстанда күп балалы гаиләләр җир участогы урынына 250 мең сум акча алырга мөмкин.

Башкортстанда күп балалы гаиләләр җир участогы урынына 250 мең сум акча алырга мөмкин.
БР Дәүләт Җыелышы депутатлары соңгы укуда бер тавыштан “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” БР закон проектын кабул итте.
Шуңа ярашлы рәвештә, бушлай җир участогы алу өчен чиратта торган өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең, шулай ук балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләгән гражданнарның сайлау хокукы бар. Ягъни, аларның ризалыгы белән җир участогын 250 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә алмаштырырга мөмкин.
Билгеле булуынча, мондый чара аеруча шәһәр җирендә яшәүчеләр өчен актуаль. Шәһәр янында, кагыйдә буларак, буш җирләр юк. Закон проекты шушы мәсьәләдә көчергәнешлекне бетерүгә юнәлтелгән. Кем тели, җир участогы ала, кем тели, компенсацияне сайлый.
Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Дмитрий Суслин Уфада алты меңнән күбрәк кешенең җир участогына чиратта торуы турында әйтте.


Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.
Читайте нас: