Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 февраль 2020, 10:25

Путин: “Минем мөмкинлекләрем башка төрле”

Русия лидеры смартфоннарга мөнәсәбәтен белдерде.

Русия лидеры смартфоннарга мөнәсәбәтен белдерде.
Ил башлыгы “Владимир Путинга 20 сорау” проекты өчен биргән интервьюсында заманча гаджетлардан файдаланмавы һәм махсус элемтә телефоннарына өстенлек бирүе турында сөйләде.
“Миңа уңайлы, чөнки боларның берсе белән дә файдаланмыйм: минем башка мөмкинлкләрем бар”, - диде президент һәм “техник прогресс миндә дискомфорт тудырмый” дип өстәде.
Владимир Владимирович кайвакыт кул астында эшләүчеләре бу җайланмаларны тапшырганда смартфоннан шалтыратуы турында да әйтте. “Миңа махсус элемтә трубкасын алуы күпкә уңайлырак һәм миңа теләсә кайсы абонентны табып бирәчәкләр”, - диде ул.
Болар белән беррәттән дәүләт башлыгы техник прогрессны позитив бәяләве турында белдерде һәм бу процессны туктатып булмавын ассызыклады. “Без аны туктатырга җыенмыйбыз да”, - диде ул.
2018 елда Президентның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков “Русия-24” телеканалына биргән интервьюсында Путинның сматфон белән файдаланмавы турында сөйләгән иде инде. Ул вакытта ул “ябык дәүләт элемтәсенең иске уңайлы телефоннары барлык смартфоннардан да озаграк яшәячәк” дигән иде.

Фото:lenta.ru

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас: