Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 февраль 2020, 14:18

Туберкулез - куркыныч чир

Бу чир белән авыручылардан даруны табиб каршында кабул итүне таләп итмәкчеләр.

Бу куркыныч чир белән авыручылардан даруны табиб каршында кабул итүне таләп итмәкчеләр.
Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы туберкулез белән авыручыларны дәвалау кагыйдәләрен үзгәртергә җыена. Даруларны пациентлар медиклар контроле астында кабул итәчәкләр. Бүгенге кагыйдәләрдә мондый тәртип язылмаган.
Яңалыклар туберкулезның авыр формасы белән чирләп, стационарда өч айдан артык ятарга туры килгән кешеләргә кагылачак.
Бүген медицина хезмәткәре авыруга тик тиешле дарулар җыелмасын билгеләргә, препаратның уртача тәүлек дозасын исәпләргә һәм авыруга рецепт билгеләргә генә хокуклы. Моннан тыш, медиклар озайлы вакытка китәргә тиеш булган пациентны медикаментлар запасы белән тәэмин итәргә тиеш. Ләкин бу очракта авыруның даруларны дөрес куллануын табиблар контрольдә тота алмый. Белгечләр әйтүенчә, бу сыйфатлы медицина ярдәмен оештыруга һәм туберкулезны нәтиҗәле дәвалауга комачаулык итә.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республикада туберкулезны дәвалау буенча зур эш алып барыла. Министрлык белгечләре киләчәктә мондый авыруларны амбулатор шартларда дәвалауны күзаллый. “Пациент үзе поликлиникага яки диспансерга препаратлар артыннан килер, яки шәфкать туташы даруны аларга йортларына илтеп бирер. Ак халатлылар хәтта чирленең стаканындагы су күләмен дә күзәтер һәм аның даруны йотып җибәрүен тикшерер”,- ди алар. Шуннан соң гына медиклар пациентның картасында билге куячак.
Фото: golos.ua.
Читайте нас: