Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 февраль 2020, 12:25

Салым түләгәндә кемнәргә льготалар тиеш?

Без бу хакта белеп торырга тиешбез.

Транспорт салымы
100 % льгота каралган:
  • Советлар Союзы, Русия Федерациясе, Социалистик Хезмәт Геройлары;
  • Дан Орденының тулы кавалерлары;
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары;
  • Барлык категория инвалидлар;
  • Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • Дәүләт һәм хәрби хезмәт ветераннары;
  • Хезмәт ветераннары;
  • “чернобыльчеләр”;
  • Күп балалы гаиләләр;
  • Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр.
  • 50% льгота каралган:
    • Газда эшләүче автомобильләргә;
    • Җир салымы
      (Уфадагы участоклар өчен)
      Алты сотыйга һәм гараж участогының 18 кв. метрына ташлама:
      • Социалистие Хезмәт Геройлары, хәрби хезмәт ветераннары;
      • Советлар Союзы, РФ Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары;
      • Инвалид балалары булган әти-әниләр;
      • Ата-ана каравыннан мәхрүм һәм ятим балалар;
      • Күп балалы гаиләләрдә әти-әниләр һәм 18 яшькәчә балалар;
      • 1 һәм 2 группа инвалидлары;
      • Балачактан инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары, “чернобыльчеләр”, “Семипалатинск полигоны”нда һәм “Маяк” җитештерү берләшмәсендә зыян күргән гражданнар;
      • Пенсионерлар;
      • Өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гражданнар.
      • Милек салымы
        100% льгота каралган
        • Советлар Союзы, РФ Геройлары, өч дәрәҗәдә Дан ордены белән бүләкләнүчеләр;
        • 1 һәм 2 группа инвалидлары, инвалид балалар;
        • Гражданнар, Бөек Ватан сугышы һәм башка сугышларда катнашучылар. Шул исәптә - Әфганстан сушында катнашучылар да.
        • “Чернобыльчеләр”, “Семипалатинск полигоны”нда һәм “Маяк” җитештерү берләшмәсендә зыян күргән гражданнар;
        • 20 ел һәм аннан да күбрәк гомум хәрби стажы булган хәрбиләр;
        • Туендыручысын югалткан хәрбиләр гаиләләренең әгъзалары;
        • Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган дәүләт хезмәткәрләре һәм хәрбиләрнең тормыш иптәшләре, әти-әниләре;
        • Пенсионерлар;
        • Иҗат мастерскойлары, ательеләр, студияләре булган кешеләр;
        • Инвалид балалары булган әти-әниләр;
        • Ятим балалар;
        • Әти-әни каравыннан мәхрүм балалар;
        • Күп балалы гаиләләрдә 18 яшькәчә балалар һәм әти-әниләре;
        • 50% льгота каралган:
          • Шәхси участокларда 50 квадрат метр һәм аннан да күбрәк мәйданда хуҗалык төзелешләре булган гражданнарга.
          • Фото: vashilgoty.ru

            Чыганак: "Башинформ"

            Читайте нас: