Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 февраль 2020, 12:15

Ә быел кышны кайчан озатачакбыз?

Быел да Масленица - кышны озату Уфада берничә мәйданда үтәчәк.

Үткән ел Уфада яшәүче туганнарыбызга кунакка баргач, кышны озату – Масленицаны ничек бәйрәм итүләрен күреп, үзебез дә бәйрәм мәйданнарында йөреп, күңелебез булып кайткан идек. Быел да Масленица күрергә барабыз дип өметләнеп торабыз. Кайсы көннәрдә һәм нинди мәйданнарда бәйрәм итүләрен аңлатып языгыз әле.
Идрисовлар.
Кырмыскалы районы.
Уфалылар һәм килгән кунаклар быел да Масленицада рәхәтләнеп төрле мәйданнарга йөреп, тамашалар карап, күңел ача ала. Быел да кышны озату берничә мәйданда үтәчәк.
  • 29 февральдә 11.00 сәгаттә күңел ачулар Испытательләр урамында башланачак.
  • Шул ук көнне 16.00 сәгатьтә Аэропорт касабасында Төзүчеләр урамы, 15/1 адресы буенча бәйрәмгә килергә була.
  • 1 мартта 13.00 сәгатьтә бәйрәм чаралары “Ультра” сәүдә үзәге алдындагы парковкада башланачак.
  • 00 сәгатьтә – “Солнечный” пляжында.
  • Шул ук көнне күңел ачулар “Искино” мәдәният сарае алдындагы мәйданда һәм Аврора урамы, 18а адресы буенча республика иппотерапия үзәге алдындагы мәйданда башланачак.
  • Уфаның Октябрь районында кышны озату уеннары 29 февральдә “Кашкадан” паркында үтәчәк.
  • Бәйрәм барышында кунакларны тәм-томнар, коймаклар, тәбикмәкләр белән сыйлаячаклар, гадәт буенча карачкы яндырачаклар. Теләге булганнар чанада йөриячәк, хороводлар һәм ярминкәләр дә бик күңелле булмакчы.
    Уфаның Дим һәм Первомайский паркларында, Орджоникидзе мәдәният йорты алдындагы мәйданда да күңел ачулар була.

    Чыганак: "Башинформ"

    Фото:open24spb.ru

    Читайте нас: