Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 февраль 2020, 12:40

Үзәкләштерелгән суүткәргечләр төзелә

Кайсы торак пунктларына чиста су килер?

Кайсы торак пунктларына чиста су килер?
Быел Уфаның Дим районындагы Кустарево поселогының Романовка урамында;
Благовещенскийның Төньяк микрорайонында;
Туймазы районында: Иске Туймазы, Гафур авылында;
Уфа районы: Комлыкүл, Яхшыван, Горново, Кызыл Яр, Карюгино, Опытное хозяйство торак пунктларында үзәкләштерелгән суүткәргечләр төзеләчәк.
Суүткәргечләрне төзекләндерү эшләре Аскын район үзәгендә һәм Бәләбәй районының Аксаково авылында уздырылачак.
Борай һәм Мрак район үзәкләре, Аскынның Иске Казанчы авыллары өчен су үткәрү системасын проектлау эшләре каралган.
Проектны республика бюджеты финанслый. Ул 335 млн сумга баса.
Бу хакта БР Хөкүмәте вице-премьеры, ТКХ министры Борис Беляев хөкүмәттә оператив киңәшмәдә игълан итте.
Быел халыкны су белән тәэмин итү эшләренә 1 млрд сумнан күбрәк акча тотылачак.
Монда "Экология" милли проекты кысаларында эшләүче “Чиста су” төбәк проекты (329 млн сум) һәм коммуналь оешмалар (361 млн сум) кереме дә кушыла.
Районнардагы суүткәргечләрне төзүдә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан2020 елда авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән (209 млн сум) акча да тотылачак.
2020-2022 елларда республикада илле авылны су белән тәэмин итү бурычы тора.
2020 ел башланды, ә халыкның 12,4 проценты чиста су белән тәэмин ителмәгән әле. Бу ярты миллионнан артык башкортстанлы.
Бу халыкның күбесе шәхси секторларда яши. Болар Бөре һәм Стәрлетамак, Уфага якын – Уфа, Чишмә, Иглин, Кушнаренко, шулай ук Әлшәй, Туймазы, Благовар районнары халкы.
Читайте нас: