Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 февраль 2020, 02:41

Уфа юлларында зур үзгәрешләр көтелә

Октябрь проспекты сыман тагын бер 6 полосалы зур урам барлыкка киләчәк.

2020 елда Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында программаларны тормышка ашыру өчен 9 млрд. сумга якын акча бүлеп биреләчәк.
Башкортстан республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов Владимир Путинның май указлары кысаларында барлыкка килгән «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем белән киңәшмә үткәрде. Бүленгән чыганаклар Уфада юл төенен төзү проектларына юнәлдереләчәк, дип сөйләде.


Бу акчалар Уфаның көньягыннан керү юлын төзүгә һәм Агыйдел елгасы аша күпер төзүне дәвам итүгә тотынылачак. Аның сүзләренә караганда, быел Пугачев урамын төзекләндерү тәмамланачак. Аннары Салават Юлаев проспекты һәм Пугачев урамы киселешендәге юлүткәргечнең реконструкция эшләрен башлау планлаштырыла. 2020 елга планнарда - Агыйдел елгасы аша Интернациональ урамында яңа күпер төзеп, М-5, М-7 федераль трассаларыннан транзит машиналар үтеп йөрерлек юл ачу һәм Черниковка халкына Агыйдел арьягына чыгу мөмкинлеген бирү. Шакша һәм Затон күперләрен капиталь ремонтка ябачаклар.

Шулай ук киләсе ике елга иң эре инфраструктура проектлары арасында Комсомольская һәм 8 Март урамнарын реконструкцияләү тора. 2021 ел ахырында Октябрь проспектының дублеры - тагы бер 6 полосалы олы юл - хасил булачак һәм Инорста Лесунов урамы төзеләчәк.

2020 елда Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргеченең реконструкция эшләрен башлау, шулай ук Нагаево ягына тимер юл аша юлүткәргеч төзү планлаштырыла.
2019 елда милли проект кысаларында федераль бюджеттан 5 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, 353 объектта эшләр алып барылган. Республикада барлыгы 388,5 км автомобиль юлына ремонт ясалган, ремонтланган юллар озынлыгы - 1200 км. Нәтиҗәдә башкарылган эшләрнең сыйфаты тикшереләчәк, ә җитешсезлекләр табылса, подрядчы эшләрен яңадан эшләргә мәҗбүр булачак.
Читайте нас: