-3 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Гәзиткә язылу
Telegram
Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 февраль 2020, 01:40
Беренче сыйныфка- бүгеннән!
Яңа ук елына беренче сыйныфка керү буенча гаризалар кабул ителә башлады.
Яңа ук елына беренче сыйныфка керү буенча гаризалар кабул ителә башлады.
Бүген, ягъни, 1 февральдә 1 сентябрьдә укырга төшәсе балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул ителә башлады.
Әлеге вакытта
https://complect.edu-rb.ru/
сайтында югары активлык аркасында проблемалар килеп туган. Белгечләр аны хәл итәргә тырыша. Әти-әниләргә уңайлы булсын өчен техник ярдәм күрсәтү хезмәте эше оештырылган.
Сез хезмәткәргә +7(347) 266 10 96, +7 (347) 218 00 00 шалтырата һәм аларның
[email protected]
,
[email protected]
почталарына килеп туган уңайсызлыклар турында яза аласыз.
Гаризаларны, шулай ук, дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Әмма порталда даими рәвештә техник эшләр алып барыла, шуңа күрә өзеклекләр булырга мөмкин.
Мәктәпләрдә гаризаларны кәгазь төрдә бирү мөмкинлеге дә сакланып калган. Барлык гаризалар да кабул ителәчәк һәм барлык балалар да беренче сыйныфка төшәчәк.
Читайте нас:
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?