Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 февраль 2020, 18:30

Сөтчелек тармагына игътибар арта

Калтасы районында 1200 савым сыерына исәпләнгән эре терлекчелек фермасы эшли башлады.

Монда «Җиңү» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең, 5000 савым сыерына исәпләнгән, терлекчелек фермасын төзү һәм сөт эшкәртүне оештыру буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Комплекска инвестицияләрнең гомуми күләме елына 2,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Анда 36 мең тонна сөт җитештереләчәк. Зональ семинарда катнашучылар комплексның эше белән таныштылар, анда терлекчелекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Җиңү» җәмгыяте Яңаул, Борай, Калтасы районнарында сөт заводларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ия. Яңа фермада 100 кеше хезмәт салачак. Декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Калтасы районына эш сәфәре вакытында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге белән киләчәк үсеш планнары турында фикер алышты. 31 гыйнварда Калтасыда узган семинарда, Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов тармакның якындагы перспективалары турында сөйләде.
- Республика Башлыгының "Сентябрь указы" нигезендә, биш ел эчендә товар сөтен җитештерү 735 тоннадан 1 млн 200 мең тоннага кадәр, ит 400 мең тоннадан 500 мең тоннага кадәр үсәргә тиеш. Куелган максатларга ирешү өчен терлекләрнең баш санын һәм сыйфатын арттырырга, яңа технологияләр үзләштерергә, инвесторларны актив җәлеп итәргә кирәк. Төбәктә сөт һәм ит терлекчелеге буенча берьюлы берничә инвестицион проект гамәлгә ашырыла инде. 2019 елда нәселле сөтчелекне үстерү максатында 10 мең 800 баш нәселле сөт сыеры сатып алынды. Соңгы берничә айда 9 эре сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылачак, - диде Илшат Фәйзрахманов.
Читайте нас: