Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 февраль 2020, 04:00

Казахстанга китте...безнең дуңгызлар

Кыргызстан белән дус идек, Казахстан белән дә дуслаштык.

Уфа шәһәренең селекция-гибрид үзәге үзенең продукциясен Казахстанга чыгара башлаган. Бу турыда республика авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк Благовар районында урнашкан. Ул үзенең продукциясен Русиянең күп төбәкләренә озата. 2018 елда исә Кыргызстан белән хезмәттәшлек башланды. Былтыргы елда анда 52 мең долларлык 24,2 тонна тере дуңгызлар җибәргәннәр.
Былтыргы елның азагында Казахстан оешмалары белән дә сөйләшүләр алып барылган. Гыйнвар башында беренче токымлы дуңгызлар партиясен озатканнар. 2020 елда Казахстан Республикасына 455 мең долларлык продукция сату фаразлана.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елда республика авыл хуҗалыгы кооперативлары 103,9 млн. долларлык продукция экспортка чыгарган. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 27,6 млн. долларга күбрәк. 2024 елга чит илләргә авыл хуҗалыгы продукциясе сату 240 млн. долларга җитергә тиеш.
Шул ук вакытта чит илгә үз продукцияләрен чыгаручы эшкуарларның чыгымнарының бер өлешен дәүләттән капларга субсидияләр бүленә.
Башкортстанда үткәрелгән бу барлык чаралар да “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы башкарыла.
Читайте нас: