Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 февраль 2020, 09:00

Иң зур мәктәп кайда?

“Демография” милли проектына ярашлы, республикада социаль объектлар төзү дәвам итә.

Уфа районының “Миловка паркы” бистәсендә 1225 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 180 урынлык балалар бакчасы төзү эшләре дәвам итә.
Дәүләт төзелеш комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул республикада икенче иң зур мәктәп булачак. Беренче зур белем учагы Стәрлетамак шәһәрендә төзелде.
Мәктәпнең гомум мәйданы – 18 мең квадрат метр, дүрт катлы булачак һәм актлар залы – 495, ашханә 420 урынга исәпләнгән. Спорт залларында инвентарь саклау, киенеп-чишенү, душ, санитар, тренер, чаңгы бүлмәләре булачак. Табиб, процедуралар, прививкалар, теш дәвалау кабинетларыннан торган медицина өлеше дә каралган.
Балалар бакчасының гомум мәйданы дүрт мең квадрат метр тәшкил итә. Ике катлы социаль бина территориясендә заманча балалар мәйданчыклары һәм архитектура формалары урнашачак.
Социаль объектлар төзү 2019 елның октябрендә башланды. Балалар бакчасы – 2020 ел азагында, мәктәп исә 2021 елның 3-4 кварталында төзелеп бетәчәк. Балалар бакчасы “Демография” милли проекты кысаларында төзелә.
Читайте нас: