Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 февраль 2020, 04:00

Федераль казнадан ничек күп акча алырга?

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Думасында эшләгән депутатларыбызга мөрәҗәгать итте.

2018 елда Башкортстан казнасына федераль казнадан 54 млрд. сум акча килгән. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 2 млрд. сумга күбрәк. Милли проектлар линиясе буенча 18 млрд. сум акча алганбыз. Федераль казнадан акча бүленү буенча Башкортстан Русиядә - 10, Идел буе федераль округында 1 нче урында тора.
Бу турыда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Дәүләт Думасына безнең республикадан сайланган депутатлар белән очрашуда әйтеп үтте.
Аның әйтүенчә, бу акчалар барсы да республикадагы проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә. Бу мәсьәләдә Русия парламентының түбәнге палатасында эшләүче депутатларыбызның да ярдәме кирәк, диде ул.
“2020 елга милли проектлар буенча 15,7 млрд .сум акча бүленде, - диде ул. – 2019 ел белән чагыштырганда азрак. 11 млрд. сум әлеге вакытта каралу стадиясендә. Сезнең актив эшчәнлек белән без без бу запасны алалсак, былтыргы күләм белән тигезләшер иде. Шуңа да тагын бер тапкыр мин сезне бергә эшләргә чакырам. Без акча сорап күп гаризалар җибәрдек, әмма 7,5 млрд. сумлык сорауларыбызны кире кактылар”.
Читайте нас: