Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 февраль 2020, 17:15

Башкортстан- спорт төбәге

Башкортстан команда спорт төрләрен үстерү дәрәҗәсе буенча Русиянең иң яхшы 10 төбәге исемлегенә кертелде.

Башкортстан команда спорт төрләре үсеше дәрәҗәсе буенча иң яхшы төбәкләр унлыгына эләкте. Рейтингны, "Спорт-экспресс" һәм "Петербург сәясәте" фонды төзеде. Башкортсанда үсеш буенча беренче урында - хоккей (10 465), икенче урында - футбол (8736), өченчедә - волейбол (2685), дүртенчедә - гандбол (1170), бишенче урында - баскетбол (910) һәм алтынчы урында - туп белән хоккей (520) дип билгеләделәр.
Мәгълүм булуынча, узган ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстан иң яхшы спорт төбәкләре исемлегенә кертелгән иде. Мәскәүдә узган тантаналы чарада Республика Башлыгы Радий Хәбировка “Башкортстан спортны үстерү буенча Русиядә иң яхшы төбәк” дигән Милли спорт премиясе тапшырдылар.
Соңгы рейтинг буенча, беренче урынны Мәскәү алды. Татарстан Республикасы соңгы ярты елда дүртенче урыннан икенчегә күтәрелде һәм Санкт-Петербургны өченче баскычка этәрде. Иң яхшы унлыкка Краснодар крае, Мәскәү һәм Свердловск өлкәсе, Красноярск крае, Самара һәм Ростов өлкәләре эләкте.
Читайте нас: