Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 гыйнвар 2020, 19:00

1681 йорт төзекләндереләчәк

2020 елда күпфатирлы йортларада капиталь ремонт үткәрү өчен 3 миллиард сум акча бүленәчәк.

Бүленгән акчага 1681 күпфатирлы йортта 1790 төрле эш башкарылачак. Атап әйткәндә: 351 йортның түбәсе ремонтланачак, 149 йортның инженер челтәрләре алмаштырылачак, 49 йортта су, 25 йортта газ, 23 йортта җылылык торбалары алмаштырылачак, 49 йортта электр челтәрләре яңартылачак. Болардан тыш 71 йортның фасады, 2 йортның фундаменты ныгытылачак, 27 йортның түбәсен җылытачаклар. Күп фатирлы йортларның 38ендә яңа лифтлар урнаштырылачак һәм 101ендә лифт күтәрү җайланмалары алыштырылачак.
Болар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Уңайлы мохит” милли проекты кысаларында башкарылачак.
Читайте нас: