Районда тәүге модульле фельдшер-акушерлык пунктын Степановка авылында ачтылар.
ФАП тагын да Александровка, Марьяновка, Назмутдиновка, Добровольное һәм Терешковка поселокларын хезмәтләндерәчәк. Әлеге авылларда 1 меңләп кеше яши, шуларның 167се – балалар.
Ишекләрен ачкан медицина учреждениесе барлык замана таләпләренә һәм санитар нормаларга җавап бирә, анда җылы һәм салкын су үткәрелгән, бина электр ярдәмендә җылытыла.
“Беренчел медицина-санитар ярдәмен үстерү” төбәк проекты кысаларында 2019 елда республикада барлыгы 28 ФАП сафка кертелгән. Шуларның 22се – республика казнасы, 6сы федераль казна исәбенә төзелгән. 2020 елда 72 авария хәлендәге ФАПны алыштыру көтелә, 2021 һәм 2022 елларда тагын да 15әрне сафка кертү күзаллана.