Милли проектлар
24 Декабря 2019, 10:00

Курортларга игътибар арта

Башкортстанның Морат курортын үстерүгә 10 миллиард сумга якын акча бүлүләре ихтимал.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның Морат курортын үстерүгә 10 миллиард сумга якын акча бүлүләре ихтимал.
Республика йортында үткән “Төзелеш сәгате” киңәшмәсендә Белорет районындагы “Морат” гаилә курортын үстерү концепциясен карадылар.
Проект белән “Садовое кольцо” компанияләр төркеме (Красногорск шәһәре, Мәскәү өлкәсе) эксперты Николай Шленцов таныштырды.
Инвесторлар хәзерге тау чаңгысы үзәге биләмәсендә Русиядә елына 500 меңгә кадәр туристны кабул итәргә сәләтле федераль дәрәҗәдәге ел әйләнәсенә эшләгән гаилә курортларының берсен төзергә ниятли. Якынча исәпләүләр буенча, проектка инвестицияләр 10 миллиард сумга кадәр тәшкил итүе мөмкин. Моның өчен тау чаңгысы трассалары санын арттыру, яңа рекреацион һәм туристик объектлар – шифаханәләр, концерт һәм концеренц-заллары булган кунакханәләр, шулай ук кирәкле инфраструктура булдыру күзаллана.
Проектны концессия формасында дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә гамәлгә ашырырга тәкъдим ителә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, концепция җентекле эшкәртүгә мохтаҗ. Радий Хәбиров бер айда проектны тормышка ашыруның финанс моделен әзерләргә кушты.
Читайте нас