Милли проектлар
20 декабрь 2019, 08:50

Gosuslugi.ru порталында яңа суперсервислар барлыкка киләчәк

Алар эшли башлагач, чиратта торулар да бетәр, мөгаен.

Добавить в предпочтительные источники Google
РФ дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Цифрлы икътисад» милли проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту һәм халык белән элемтә булдыру өчен яңа сервислар булдырылган.

Инде күптән gosuslugi.ru порталы гражданнарга онлайн режимда табибка язылу, баланы мәктәпкә урнаштыру, паспорт яки машина йөртү таныклыгын алыштыру һәм башка бик күп нәрсәләрне җиңел һәм оператив эшләү мөмкинлеген бирә.

Киләчәктә «цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының бер юнәлеше булган суперсервисларны гамәлгә кертү дә планлаштырыла, ул «Русия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу - документларны рәсмиләштерергә, пособиеләр һәм страховкалау акчаларын алырга һәм хәтта югары уку йортларына шәхсән барып тормыйча гына, чиратсыз һәм кәгазь бланклардан башка гына керергә мөмкинлек бирәчәк.

Халык белән элемтә булдыру өчен порталда суперсервислар бүлеге ачылган. Анда аны ничек эшләячәген һәм кешеләргә нәрсә белән файдалы булачагын күрсәтү өчен эшләтеп җибәрделәр. Әмма төп максат - халык белән кире элемтә. Суперсервис эше буенча кисәтүләр һәм теләкләр әйтергә теләгән һәркем сораштыру узарга һәм аларны яхшырак эшләтү буенча үз тәкъдимнәрен әйтергә мөмкин.

Бәяләмәләр җыелганнан соң яңа суперсервисларның эше төгәлләнәчәк, ә элемтә министрлыгы аларны 2020 елда кулланышка кертергә вәгъдә итә.
Читайте нас