Милли проектлар
20 Декабря 2019, 08:35

Бер көн эчендә 400 хәбәр килгән

Болай булгач, самогонщикларга көн бетә.

Добавить в предпочтительные источники Google
2019 елның 18 декабрендә Радий Хәбиров суррогат хәмергә каршы көрәшнең яңа төрен игълан итте. Ул спиртлы продукция сатучылар һәм җитештерүчеләр турында мәгълүмат җиткергән өчен акча түләргә тәкъдим итте.
Сатучыны "тотып биргән" өчен 2 мең сум акча алырга мөмкин, ә җитештерүчеләр турында хәбәр иткән кешегә 50 мең сум түләячәкләр. Башкортстан башлыгының мондый юмарт тәкъдименнән республиканың берничә йөз кешесе файдаланган да инде.
БР Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев әйтүенчә, бер тәүлек эчендә республиканың төрле почмакларыннан 400 хәбәр килгән.

"Хәбәр өч система буенча кабул ителә, - ди ул. - Телефоннан шалтыратулар, «Инцидент» системасы һәм «Хәвефсез мохит»порталы аша. Аннан соң без бу мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгы органнарына тапшырабыз. Алар, үз чиратында, җинаять эше ачкач, хәбәрне «Бердәм Русия»гә кадәр җиткерәләр.

Бүгенге көндә бездә 140лап шалтырату кабул ителде, «Инцидент» системасына – 16, 220 хат «Хәвефсез мохит» порталына җибәрелгән, — дип сөйләде ул.
Әгәр составында спирт булган исерткеч эчемлекләрне “итәк астыннан”сатучыларны беләсез икән, бу турыда сез дә хәбәр бирергә онытмагыз. Башкортстанда "Демография" милли проекты кысаларында республика башлыгы спиртлы эчемлекләрне законсыз рәвештә сатуны тыюын күпчелек халык хуплый. Чөнки бу, беренче чиратта, бәла-казалар, җинаять эшләрен булдырмау мөмкинлеген бирә.
Читайте нас