Русия президенты Владимир Путин матбугат конференциясе вакытында баш табиблар һәм гади табиб хезмәт хакы аермасыннан котылырга һәм база ставкасын арттырырга чакырды.
“Модельгә (сәламәтлек саклау моделенә) тияргә кирәкмәс, гомум алганда, ул канәгатьләнерлек темпта үсешә, ләкин проблемалар бар”,- диде дәүләт башлыгы. Шулар арасында ул хезмәт хаклары белән бәйле хәлләрне дә атады.
“Баш табибның хезмәт хакы бер төрле, гади табибныкы – икенче булырга мөмкин. Беренче башкарасы гамәл – дөрес булмаган аермадан котылу. Һичшиксез, даими окладның база ставкасын үзгәртергә кирәк. Һәм бар ил күләмендә бердәм эшләргә кирәк моны”,- диде Путин.
Аның әйтүенчә, дәртләндерүче түләүләргә шулай ук бер карашта булу мөһим һәм махсус шартларда эшләгән өчен өстәмәләрне киметергә ярамый.