Милли проектлар
19 Декабря 2019, 09:50

Өлешчеләрне хәстәрләп

Уфа районының “Новобулгаково” торак компплексында төзелүче ике йортны ел ахырына кадәр файдалануга тапшырмакчылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа районының “Новобулгаково” торак компплексында төзелүче ике йортны ел ахырына кадәр файдалануга тапшырмакчылар. Әле “Миловский парк” өлешчеләре арасыннан алдан түләү юлы белән фатир сатып алган “Молодежный” торак комплексына күчү турындагы килешүгә кул куючыларга ачкычлар тапшырыла. Уфаның Дим районындагы “Серебряный ручей” торак комплексындагы ике йортны төзү эшләре тәмамланып килә. 9 санлы йортны — 2019 ел ахырына, 10 санлысын киләсе ел башына тапшырмакчылар.
Хәл-вакыйгалар торышы турында “Транспорт сәгатен”ндә БР дәүләт төзелеш комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин җиткерде. Республикада алдан түләп фатир сатып алып алданучылар өчен төзелергә тиешле барлыгы 134 йорт бар. Шуның 74е — федераль бюджет булышлыгында, ә 43 объект республика көче белән төзеп бетереләчәк.
Читайте нас