Милли проектлар
18 Декабря 2019, 07:05

Яңа елга яңартып!

Илеш районы Ишкар авылында иске елны шатлыклы вакыйга белән озаталар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда элекке мәдәният йорты бинасында яңа күпфункцияле клуб ачылды. Моңа “Мәдәният” милли проекты булышлык итте.
Ишкарда 500 кеше яши. Авыл биләмәсендә исә 1000гә якын кеше исәпләнә.
–Безнең район халкы өчен клуб ачылу – әһәмиятле чара. Шунысы да мөһим, бина авыл үзәгендә, мәктәп һәм балалар бакчасы янында урнашкан. Ишкар картлар һәм инвалидлар йорты да каршыда гына. Димәк, теләге булган һәркемнең, яшенә карамастан, клубка килер мөмкинлеге бар. Балалар өчен җыр, бию һәм башка төрле түгәрәкләр эшли, теннис һәм бильярд уйнарга да була. Шулай ук модельле китапханә барлыкка килде. Өлкәннәр өчен дә үзешчәннәр түгәрәкләре бар. Берничә фольклор ансамбль бик матур эшләп килә. Алар үз авылларында гына чыгыш ясамый, бөтен район буйлап йөри, – ди Илеш районы мәдәният бүлеге начальнигы Раил Гомәров.
Милли проект кысаларында бүленгән акчага фойега капиталь ремонт ясалган, бинаның икенче катында урнашкан туган якны өйрәнү музее яңартылган, сәхнә костюмнары алынган.
Кыскасы, яңа елны Ишкар халкы яңа рух, дәрт һәм илһам белән каршы ала!
Читайте нас