“Сәламәтлек” милли проекты аларны җәлеп итәрлек эшләгән
"Авыл табибы" программасы кысаларында 224 табиб Дагыстанга эшкә киткән. Властьләр белдерүенчә, аларның һәркайсысына 1 миллион сум акча бирелгән.
Дагыстан сәламәтлек саклау министрлыгы төбәктә 2019 елда “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры" программалары буенча эшне йомгаклап куйган. Авылларга 220 табиб һәм 10 фельдшер эшкә киткән. Бу хакта ТАСС белдерә.
Бөтен табибларга да - 1 млн, ә фельдшерларга 500 мең сум күләмендә акча бирелгән.
2012 – 2018 еллар агышында Дагыстан авыл давәханәләренә 1080 белгеч эшкә урнашкан. Аларның ике йөздән күбрәге узган елда төпкелдәге торак пунктларына эшкә киткән.