Салават шәһәрендә үткән “Үсеш территориясе” мәгариф форумы республикабызда сәләтле яшьләр күп булуын күрсәтте
14 декабрь Салават шәһәре мәктәпләрендә белем алучы тугызынчы сыйныф укучылары өчен зур бәйрәмгә әйләнде – шәһәрдә зур җанлылык белән “Үсеш территориясе” беренче мәгариф форумы үтте. 1200ләп укучы бер мәйданга җыелды - экспертлар, билгеле спортчылар һәм журналистлар, эшкуарлар белән өчрашты, фикер алышты.
Яшьләр өчен зур әһәмияткә ия булган чараның максаты – үсмерләр һәм яшьләр инициативаларына таяныч күрсәтү, аларга тормышта үз урыннарын табарга булышу, республика районнары һәм шәһәрләренең социаль-икътисади процессларына җәлеп итү дәрәҗәсен күтәрү.
Форумны ачу тантанасы аеруча матур, истә калырлык булды. “Салават” спорт-концерт компслексы бу көнне меңләгән яшьләр гөрләшүеннән, музыка һәм дәртле биюләрдән шау-гөр килеп торды. “Минем хыялым – республикам кебек уңышлы булу. Хыялыма үзем ирешәчәкмен, чөнки моның өчен Салаватта барлык мөмкинлекләр дә бар!” дип барысы бертавыштан дәррәү җырлаган меңләрчә яшьләргә карап, Башкортстанның киләчәге, терәге, өмете булачак яшьләр өчен күңелдә горурлык туды.
Форумны ачу тантанасында яшьләрне һәм үсмерләрне Каринэ Хәбирова сәламләде. "Бүген биредә иң активлар, зур мөмкинлекләргә ия булган яшьләр җыелды, - диде ул. - Сезне "Үсеш территориясе" беренче форумында сәламләвемә бик шатмын. Бу проект дәвам итәчәк, республика буенча арытабан атлаячак. Бүгенге программа сезнең өчен кызыклы булыр дип ышанам: яңалыклар белерсез, яңа дуслар табарсыз һәм тормыш юлыннан алар белән бергә атларсыз. Барыбызга да уңышлар телим!"
Вил һәм Семен белән очрашулар онытылмас
“Үсеш территориясе” форумы биш мәгариф платформасында эшләде. Аларның һәрберсендә тематик мастер-класслар, күргәзмәләр, тренинглар, экспертлар белән очрашулар оештырылды. Әйтик, “Нефтехимик” спорт сараенда үткән “Һәрберебез җиңә ала” физкультура-спорт платформасы эшендә катнашучылар кикбоксинг буенча 41 тапкыр дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры, “Русия рекордлар китабы” рекордсмены Вил Габидуллин һәм билгеле шорт-трекчы, Русиянең атказанган спорт мастеры, олимпиада уеннары чемпионы Семен Елистратов белән очрашуны, шәһәрнең иң яхшы спортчылары катнашлыгында “Гиннес рекордлары” квестын хәтерләрендә озак сакларлар. Чөнки билгеле шәхесләр белән очрашулар көн саен булып тормый, ә була икән, алар иң җылы тәэссоратлар калдыра.
“Лидер траекториясе” платформасы эшендә катнашырга теләүчеләр дә бик күп иде. Ул һөнәри үсешкә һәм шәхес үсешенә багышланды. 1нче санлы лицейга җыелган үсмерләр биш төркемгә бүленде – “Җәмәгать лидерлары”, “Доброволецлар”, “Трудкрут”, “Эшкуарлар” һәм “Финанс грамоталылык”. Лидер нинди булырга тиеш? Аның төп сыйфатлары нинди? Башкаларны үз артыңнан ияртү өчен ниләр эшләргә? Әлбәттә, әлеге сорауларга җавапларны бу җәһәттән сизелерлек уңышларга ирешкән шәхесләр белән аралашып, аларның киңәшләрен тыңлап кына табып була. Ә үсмерләр белән аралашырга, киңәшләрен бирергә килгән шәхесләр бик мәртәбәле иде: болар – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Дмитрий Перминов һәм Илдар Бикбаев, җәмәгать эшлеклесе, БР яшь табиблар советы рәисе Таһир Гыйззәтуллин.
Үсмер эшкуарлар да экспертлар белән очрашуга үзләрен кызыксындырган сорауларны алдан әзерләп килгән. БР кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үстерү фонды җитәкчесе Айгөл Хәбибрахманова эшкуарлык нигезләре белән таныштырса, “МАКС” консалтинг компаниясе җитәкчесе Ләйсән Николаева “Финанс грамотлылыгы” төркеменә җыелган кызлар һәм егетләр белән эшләде.
Безгә, матбугат өлкәсендә эшләүчеләргә, аеруча медиа-платформа эше кызыклы тоелды. Беләсебез килде – үсмерләр матбугат, блог алып бару, журналистика, репортерлык белән кызыксынамы? Журналист булырга теләүче яшьләр күпме? Республика матбугатында эшләүче билгеле журналистларны беләләрме? Журналистика, тележурналистика, блоггинг нигезләре белән таныштырырга килгән экспертлар – БСТ дикторы һәм алып баручысы Дмитрий Каретко, 18 ел стажлы – 15ен “Комсомольская правда” гәзитендә - журналист Станислав Шаховны, “Молодежная газета”ның баш мөхәррире Елена Киселеваны, телевидениедә алып баручы Светлана Лобанованы, медиатренер һәм блогер Полина Маришова белән Максим Шәвәлиевны зур җанлылык белән каршы алдылар.
Замана журналисты нинди булырга тиеш?
Станислав Шаховның чыгышын аеруча зур кызыксыну белән, тын да алмый тыңладылар. “Бүгенге көнне матбугатсыз, интернетсыз күз алдына да китереп булмый, - диде ул. – Белемле, грамоталы булырга, шуңа омтылырга кирәк. Бу бик тә мөһим! Бүгенге заман журналисты кызыклы итеп яза, язганын үзе җыя, фотоларын урнаштыра, интернетка куя, кирәк булса, монтаж ясый белергә тиеш. Элекке заманнардагы кебек “язганымны басып бирегез әле” дип, машинисткаларга мөрәҗәгать итүләр бетте. Журналист барысын да үзе эшли белергә тиеш. Шунсыз сез көндәшлеккә сәләтле булмыйсыз”.
Бу тренингта Станислав булачак журналистларга мәкаләләр, сурәтләмәләрнең исемнәрен ничек уңышлы итеп куярга кирәклеге турында киңәшләрен бирде. “Монда нәкъ тә кибеттәге кебек – кәнфитне кәгазенә - фантигына карап сатып алган кебек, журналист та язмасын уңышлы “фантик”ка төрергә, җәлеп итеп торучы уңышлы исем астында бирергә тиеш, - диде ул. – Шулай иткәндә, язманы укучылар саны 40 % күбрәк булачак. Тагын бер-ике киңәш бирәсем килә – үзегез яхшы белгән, аңлаган темаларга гына языгыз. Язмаларыгызда үзегез дә юньләп аңламаган сүзләр кулланмагыз”.
Арытабан тренингта катнашучыларга төсле фоторәсемнәр таратып бирелде һәм шуларга фото асты язарга тәкъдим ителде. 15-16 яшьлек кызларның һәм егетләрнең зур җанлылык белән киңәшләшә-киңәшләшә фотоларга исем уйлавын күзәтү бик тә кызыклы иде. Бәлки, тагын да 4-5 елдан алар арасыннан бөтен илгә билгеле журналистлар, блогерлар, тележурналистлар чыгар, кем белә?
Икенче бер тренингта булачак тележурналистларны үзләрен камера алдында тотарга, ничек сөйләргә, ничек яхшы дикциягә ирешергә, гомумән, тележурналистиканың башка серләренә өйрәттеләр.
“Һәрберегез – республика горурлыгы!”
Көн дәвамында платформалар үз эшен дәвам итте, ә форум тәмамлануга табан яшьләр янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Ул җиңүчеләрне бүләкләде һәм аларга мөрәҗәгать итеп: “Сезнең һәрберегез – республикабыз горурлыгы. Сезнең көчле, ачык күңелле булып калуыгызны телим. Үзегезгә ышаныгыз һәм шул вакытта барысы да килеп чыгар. Салават – искиткеч шәһәр. Бу кызыклы проект киләчәктә дә нәкъ сездә үткәрелер дип уйлыйм, - ” диде.
Радий Хәбиров Салават шәһәре хакимияте башлыгы Динар Хәлиловка шәһәрнең спорт мәктәпләренә хоккей корылмалары сатып алу өчен 13 млн. сумлык сертификат тапшырды.
“Үсеш территориясе” форумының әһәмияте зур булды дип уйлыйм. Киләчәктә яшьләребезгә һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирергә ярдәм итүче әһәмиятле чараларның берсе ул.