Уфа, Шакша, Юрмаш, Шамонино, Нагаево, Чесноковка һәм аэропорт районнарында уңайлы транспорт боҗрасы төзеләчәк.
Бу турыда Башкортстанның транспорт буенча дәүләт комитеты башлыгы Тимур Мөхәммәтҗанов: “Уфа агломерациясенең иң эре транспорт проекты шәһәр электричкасын һәм республика башкаласының башка җәмәгать транспортын берләштерәчәк. Киләсе елда платформаларны реконструкцияләү, транспорт-күчеп утыру үзәкләренә автобус маршрутларын китерү, ә 2021 елдан яңа станцияләр һәм тимер юллар төзү башланачак. Тимер юл буйлап бердәм транспорт картасын кулланып барырга мөмкин булачак. Проект Уфа, Шакша, Юрмаш, Шамонино, Нагаево, Чесноковка һәм аэропорт районнарына уңайлы транспорт хезмәте күрсәтүне максат итеп куя. Бу боҗра берничә транспорт төрен - автобусларны һәм электричкаларны берләштерәчәк”,- дип белдерде.