Узган авыл хуҗалыгы сезонында чит илләргә үсемлек мае сату буенча Русия алдынгылар рәтенә чыкты.
Илнең авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, 2024 елга май продукцияләрен экспортка озату күләме 3 тапкырга диярлек артачак һәм 8,6 миллиард доллар тәшкил итәчәк.
Рапс һәм соя кебек гадәти булмаган һәм файдалы продуктлар модага керү илнең май җитештерү компанияләренә куәтләрне тагын да арттырырга этәргеч бирә дип исәпли экспертлар. Май җитештерү юнәлеше “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында да алдынгы урыннарда бара.
Русия экспорт үзәге мәгълүматлары буенча, безнең ил дөньяның йөзгә якын иленә май сата. Алар арасында Кот-д’Ивуар, Сейшеллар, Того, Үзәк Африка республикасы, Эфиопия, Япония кебек экзотик илләр дә бар. Алжир, Белоруссия, Мисыр, Һиндстан, Казахстан, Норвегия һәм Үзбәкстан күпләп сатучылар булып исәпләнә. Ә иң эре импортерлар – Төркия, Кытай һәм Иран. Үзе мамык мае җитештерүгә карамастан, Тегеран соңгы елларда Русиядән май сатып алу күләмен өч тапкырга арттырган.
“Иран киләчәктә дә Русиядән үсемлек майларын, бигрәк тә көнбагышныкын сатып алуны күбәйтәчәк, – ди аграр мәсьәләләр буенча белгеч Дмитрий Рылько. – Чөнки бу илдә көнбагыш маен яраталар һәм аны күп кулланалар”.
Экспортка чыгарылган майларның 66 процентын көнбагыш мае тәшкил итә. Шулай ук калган үсемлек майларына да сорау бар. Икенче урында – соя (17 процент), аннары рапс (11 процент) һәм маргарин (6,5 процент) килә.
Әйткәндәй, рапс маеның файдасы зур дип исәпләнә һәм аны зәйтүн маена тиңлиләр.