Росстат үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәтүенчә, илдәге мәктәп укучыларының һәр сигезенчесе мәктәп ашханәсендә тукланмый.
Аларның 2,7 проценты мәктәптәге азык сыйфаты белән канәгать түгел, 5,9 проценты ашарга үзе белән йөретә, 0,4 процент укучыларның туклану өчен акчасы юк.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 3-13 яшьлек балаларның 31,1 процентында гәүдә авырлыгы күзәтелә, 16,4 проценты симезлектән интегә, ә 2,5 проценты, киресенчә, артык ябыклар.
Туклану һәм биотехнологияләрнең федераль тикшерү үзәге директоры Дмитрий Никитюк өлкәнәйгән чакта килеп чыккан чирләрнең күбесе балачакта дөрес тукланмауга бәйле дигән фикердә. Шуңа азык сыйфаты һәм туклану режимы кеше сәламәтлеге өчен гомер буена мөһим.
“Мәктәпкәчә яшьтә туклануның даими бозылуы гомер озынлыгын уртача 2,5 елга кыскарта, мәктәп чорындагысы тагын 2,5 елга азайта”, – ди эксперт.
Әйтергә кирәк, гомер озынлыгын арттыру “Демография” милли проектының мөһим юнәлеше булып тора. Аңа ярашлы, сәламәт тормыш рәвешен кече яшьтән үк гадәткә кертү зарур.