Милли проектлар
12 Декабря 2019, 17:00

Укытучыларга грант бирелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, яшь укытучыларга 600 мең сумлык грант тапшырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, яшь укытучыларга 600 мең сумлык грант тапшырды.
Тантаналы чарада Рәдий Хәбиров: “Мин үзем 14 ел укытучы булып эшләгән кеше буларак, укытучы хезмәтенең, кеше тәрбияләү өлкәсендә никадәр мөһим булуын аңлыйм. Бүген авыл җирлегендә эшләүче яшь укытучыларга беренче грантлар тапшырдык. Без Русиядә беренче булып, яшь педагогларга ярдәм итү буенча, шундый масштаблы программаны эшләтеп җибәрдек. Быел 100 грант тапшырабыз, ә киләсе елдан - 600 мең сум күләмендә 150 грант тапшырачакбыз. Бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга, квалификация күтәрүгә, ял итүгә яки автомобиль сатып алуга тотынырга мөмкин».
Конкурста катнашуга 200 педагог гариза биргән иде. Аларның нәкъ яртысы, җитди сайлап алу аша үтте һәм 600 мең сумлык грантка ия булды. Җиңүчеләр арасында башлангыч сыйныф, математика, рус теле, әдәбияты, башкорт теле, музыка, тарих, информатика, физкультура укытучылары да бар. Киләсе елдан республикада "авыл тренеры" программасы эшли башлаячак.
Читайте нас