Милли проектлар
12 Декабря 2019, 08:15

Бюджет күпмегә артыр?

Башкортстан республикасының киләсе ел өчен бюджетын 10 миллиард сумга арттыру турында сүз бара...

title
Башкортстан республикасының киләсе ел өчен бюджетын 10 миллиард сумга арттыру турында сүз бара...
19 декабрьдә үтәчәк пленар утырышта БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары тиешле закон проектын караячак. Гомум алганда, 2020 елда бюджет чыгымнары 226,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган, керемнәр 204,6 миллиард сум булыр дип фаразлана.
Ноябрь ахырында алдагы 3 елга РФ бюджеты кабул ителгән иде. Бу федераль үзәктән субвенцияләр күләмен ачыкларга мөмкинлек бирде – алар күбрәк булачак.
-Республика бюджеты социаль юнәлешле булып кала – төп акчалар мәгариф, саулык саклау, социаль сәясәт, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният һәм спорт өчен каралган,- диде БР парламенты спикеры Константин Толкачев.
Читайте нас