Саранск шәһәрендә “Мәдәният” милли проекты кайсы төбәктә ничек тормышка ашырылуын тикшерүгә багышланган киңәшмә үтте. Анда Идел буе федераль округы төбәкләренең профильле ведомство җитәкчеләре катнашты. Башкортстан мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина да бар иде. Киңәшмәне РФ мәдәният министры Ольга Ярилова үткәрде.
Көнүзәктә “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру буенча төп нәтиҗәләр каралды һәм проблемалы мәсьәләләр барланды.
Ольга Ярилова сүзләренә караганда, 2019 елның нәтиҗәләре буенча “Мәдәният” милли проектының 11 күрсәткеченең 9ы үтәлгән.
“Бездә милли проектның 11 күрсәткече бар, шуларның 9ы үтәлгән. Кайберләре хәтта берничә тапкыр арттырып үтәлгән. Мәдәни учреждениеләрне төзү һәм капиталь ремонтлау, цифралы чыганакларны карау, волонтерларны җәлеп итү – бу юнәлешләр буенча куелган планнан шактый узып китәбез”, – дип ассызыклады ул.
Якын арада Башкортстанда 3 мәдәният йорты ачылчак. Капиталь ремонттан соң тагын ике учреждение ишекләрен ачачак. 500 меңнән артык кеше яшәгән торак пунктларында заманча кинозаллар челтәре булдыру буенча да безнең республика алдынгы урында тора. Планлаштырылган 2 кинозал урынына быел 10 заманча кинозал ачылган. Шулай ук бу өлкәдә белгечләрнең квалификациясен арттыру, өстәмә укыту буенча план арттырып үтәлгән: 370 белгеч (351 кеше планда булган) укыган. 215 китап һәйкәле цифрлаштырылган (план – 100).