Милли проектлар
11 Декабря 2019, 09:35

Чыршы кисмә, акчаң җитмәс!

Закон буенча урман фондына зыян салган өчен административ һәм җинаять җаваплыгы каралган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда “Чыршы-2019” оператив-профилактик операциясе дәвам итә. Урманнарда рөхсәтсез ылыслы агачларны кисү хакындагы мәгълүматны БР Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчер хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Тел.: 8 (347) 218-14-14.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан БР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган ведомство учреждениеләре гадәттәгечә ылыслы агачларны кисү буенча контрольне көчәйтә. Бу операция “Экология” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.
“Операция кысаларында Урман хуҗалыгы министрлыгының урман инспекторлары эчке эшләр хезмәткәрләре һәм гостехнадзор инспекциясе вәкилләре белән берлектә урманнарга “партуль”гә чыга.
Салым хезмәте вәкилләре белән берлектә законсыз рәвештә Яңа ел чыршыларын әзерләп сатуны тыю өчен “яшел купшыкайлар”ны сату нокталары буенча рейдлар үткәрелә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Закон буенча урман фондына зыян салган өчен административ һәм җинаять җаваплыгы каралган.
Аерым гражданнар өчен – 3тән алып 4 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләр өчен – 20дән алып 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 200дән алып 300 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Штрафтан тыш, браконьерлар урман фондына салган зыянны каплатырга тиеш. Әгәр зыян күләме 5 мең сумнан артып китә икән, хокук бозучыны җинаять җаваплылыгы көтә. Максималь җәза – алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.
Читайте нас