БР Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, балигъ булмаганнар арасында аборт ясату очраклары кимегән.
Ведомство мәгълүматларына ярашлы, 2019 елның 9 аенда 18 яшькә кадәрге яшь кызлар арасында йөклелекне өзү санының 30 очрагы теркәлгән.
Мисал өчен, 2018 елда бу сан 61гә тигез булса, 2017 елда 87 балигъ булмаган кыз аборт ясаткан.
Мәгълүматларда тагы шул искәртелгән: бала табу яшендәге 1000 хатын-кызга туры килгән абортлар саны 2018 ел белән чагыштырганда - 0,3, 2017 ел белән чагыштырганда 0,6 процентка кимегән.
Моңа кадәр мәгълүмат чаралары, “Русия тимер юллары Уфа медицинасы” клиник дәваханәсенең баш табибы Индира Сахаутдиновага сылтанып, 18 яшькә кадәргеләр арасында абортлар ясучылар саны арткан дип язган иде. Мисал өчен, 2017 елда республикада 13-15 яшьлек үсмер кызлар арасында 64 аборт теркәлгән, ә 2018 елда бу сан 364кә җиткән. Аннары абортларның чынга туры килгән саны күпкә югары булуы мөмкин, чөнки шәхси клиникалардагы операцияләр саны статистикага керми.
Абортлар санын киметүдә перинаталь психология зур ярдәм итә. Хатын-кызлар консультацияләрендәге психологлар абортларны булдырмауга бар көчен сала. Бу чаралар “Демография” һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектларына ярашлы башкарыла.