Милли проектлар
6 Декабря 2019, 20:55

Аграр университетта шатлыклы хәбәрләр

Бу уку йортында мәгариф проектлары ничек эшли?

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу уку йортында мәгариф проектлары ничек эшли?
БДАУ өч өстәмә программа юнәлешендә эшен иркенләп дәвам итә алачак. Бу мөмкинлеккә алар грант оту нәтиҗәсендә иреште - шушы көннәрдә аграр университетка РФ мәгариф һәм фән министрлыгыннан тугыз миллион сум күләмендә грант тапшырылды.
“Мәгариф проекты: «Авыл хуҗалыгы культураларын апробацияләү», «Йорт хайваннарында һәм авыл хуҗалыгында булган йогышсыз, инфекцияле һәм инвазион авыруларны профилактикалау», «Умартачылыкны үстерү буенча интенсив технологияләрне үстерү» кебек өч юнәлештән тора”, –дип белдерә БДАУ матбугат хезмәте.
БДАУның өстәмә белем бирү Институты директоры Рәмил Мирсаяпов белдерүенчә, грант ярдәмендә ике мең тыңлаучы, шул исәптә уку йорты мөгаллимнәре, АСК хезмәтчәннәре, республикада яшәүчеләр авыл хуҗалыгы тармагында өстәмә белемгә ия булачаклар. Нәтиҗәдә, һәр тыңлаучы квалификациясен арттыру турында таныклык алачак.
Укыту бушлай һәм көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә оештырылачак. Уку курслары теоретик һәм гамәли дәресләр, алдынгы хуҗалыкларга чыгып, андагы эшчәнлек белән танышулардан торачак.
Программалар “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелгән.
Алсу Төхвәтуллина.
Чыганак: “Республика Башкортостан”
Фото: 2gis.ru
Читайте нас