Милли проектлар
6 Декабря 2019, 09:20

Пенсия реформасы: Бу законны кабул итми мөмкин булмады

Медведев бу карарның үзе өчен дә, Владимир Путин өчен дә бик катлаулы һәм авыр булуын сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев матбугат конференциясендә пенсия яшен озайту турындагы карар үтә кирәкле иде дип белдергән. Аның сүзләре буенча, бу карарның ахыргы максаты – гражданнар тормышын яхшырту.

“Бу законны ил икътисады үсешсен һәм халкыбызның нормаль шартларда яшәсен өчен кабул итү кирәк иде”, - диде.

Медведев бу карарның үзе өчен дә, Владимир Путин өчен дә бик катлаулы һәм авыр булуын сөйләде. Пенсия яшен беребезнең дә арттырасы килмәгән иде диде ул.

2019 елдан Русиядә пенсия яше 5 елга акрынлап озайту процессы башланды. Хатын-кызлар өчен 55тән 60ка һәм ир-атлар өчен 60тән 65 яшькә кадәр пенсия яше озайтылды. Пенсия алды яшендәге кешеләрне (пенсиягә чыгарга 5 ел калганнарны) эшкә алмаучы яисә азат итүчеләргә карата Русия властьлары җинаять җәзасын күздә тоткан закон да кабул итте.
Читайте нас