Республика башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Башлык сәгатен” Калтасы һәм Мишкә районнарында үткәрде.
Калтасы районы башлыгы Юрий Садыйров белән районның социаль-икътисади хәле турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә республика җитәкчесе район халкы белән очрашу вакытында иң еш бирелгән сорауларга кагылды.
Бүген районның сигезләгән фельдшер-акушер пункты яңарту көтә. Әле шуларның өчесендә проектлау эшләре бара. Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына районның берничә авылының 2020 елда ук яңа ФАП төзү планына кертү бурычын куйды. “Без планга ярашлы рәвештә ФАПларны яңартачакбыз һәм авыл медицинасын тергезәчәкбез”,—диде Радий Хәбиров.
“Башлык сәгате” барышында районда юллар төзелеше, торак пунктларын төзекләндерү һәм каты калдык-постыкларны чыгару мәсьәләләре дә тикшерелде.